erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте җибәргән. Бүләк итеп

«Бу сәфәргә барырга бик тә теләгән идек»

Беркөн миңа ватсабтан: “Без кузгалдык, Әлһәмдүлиллаһ”, – дигән хәбәр килде. Ташкичү авылыннан Тәнзилә Вәлиева җибәргән. Фото да куйганнар. Анда Ташкичү мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсумова һәм  сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева үзе. Мөселманнарча яулык япканнар, озын күлмәкләрдән, яннарында зур чемоданнар. “Кая? Хаҗгамы әллә?” – дип сорадым. “Әйе, Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте җибәрде. Бүләк итеп. Волонтерлар буларак хезмәтебезне шулай бәяләделәр. Тырышлыгыбызны Аллаһ үзе бәяләде. Мәдинәгә очабыз”, – дип җавап кайтарды ул.

Кайда булганнары, ни эшләгәннәре белән социаль челтәр аша танышып тордык. Ә бүген видеоязма да җибәргән. Интервью биргәннәр. “Йомшак күңелле көчле хаҗияләр. Махсус хәрби операция зонасының волонтер ханымнары Мәккәдә”, – дип башлаган язмасын интервью алучы. Ә видеога “Ирләр таянырдай хатыннар” дип исем кушкан.

Безнекеләр өчен горурланып куйдым. Әйе, чыннан да шундый батыр йөрәкле ханымнар бу. Ташкичү авылында гуманитар ярдәм  әзерләүне оештырдылар. Аннан җибәргән әйберләр барып җитми икән, дигән сүз ишеткәннән соң, үзләре махсус хәрби операция зонасына юл алдылар.

Аннан соң Гөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева ул якларга тагын берничә тапкыр барды. “Егетләргә әйбердән бигрәк безнең килүебез кадерлерәк булды. Алар өй, якыннары җылысына сусаган. Әниләре кебек кабул иттеләр, кочаклап алып күрештеләр, сәлам җиткерергә кушып озатып калдылар. Үзебезнең як егетләре белән дә очрашып аралаштык. Хәер, кайсы төбәкнеке булмасыннар, алар безнеке һәм үз балаларыбыздай якын, – диде Тәнзилә ханым.

– Бу сәфәргә барырга бик тә теләгән идек. Аллаһы Тәгаләдән илебезгә, җиребезгә тынычлык, бар кешегә сәламәтлек телибез. Минут, секунд саен. Аллаһы Тәгалә ул күрүче дә, белүче дә, ишетүче дә, бирүче дә, – дип өстәде Гөлфия Мәгъсумова.

Кыю йөрәкле якташларыбызга исән-сау кайтуларын телибез.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре