erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Россия Герое Александр Калери Яңа Кенәрдә агач утыртты

8 октябрьдә Арча районына Россия Федерациясе Герое, космонавт Александр Калери, техник фәннәр кандидаты, С. П. Королев исемендәге «Энергия» ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге җитәкчесе Рафаил Мортазин кайтты

Арча мәктәбе укучылары белән очрашканнан соң, кунаклар Яңа Кенәргә юл тотты. Алар әлеге авылда бер ел элек ачылган «Җиһангирлар паркы»нда булдылар. 

Очрашуга мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы килгән иде. Татарстанда космонавтика темасына багышланган бердәнбер парк районыбыз горурлыгы булып тора. «Җиһангирлар» төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов парк төзелү тарихы белән таныштырды.

«Бирегә космонавтлар да, танылган шәхесләр дә күп кайтачак әле», – диде ул.

Россия Герое, космонавт Александр Калери «Җиһангирлар паркы»на карата соклану сүзләрен җиткерде. 

«Әлеге җирлектә космонавтика белән бәйле, бу юнәлешкә битараф булмаган кешеләрнең күп булуы гаҗәпкә калдырды. Без, өлкән буын үзебезнең хезмәтләрне һәм тәҗрибәне яшьләргә тапшырабыз. », – диде ул.

Тантаналы митингтан соң, илебезнең космонавтика үсешенә өлеш керткән белгечләр истәлегенә венок һәм чәчәкләр салдылар. Кунаклар паркка беренче кедр агачларын утыртты. Тарихи чыганакларга күз салсак, беренче космонавт Юрий Гагаринның кушаматы «Кедр» була. Әлеге агачларның «Җиһангирлар паркы»на утыртылуы символик характерга да ия, димәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев