erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Румия Надршина: «Әти безнең бик оста гармунчы иде»

«ВКонтакте» социаль челтәрләрендә әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язмалар куела. Алар белән сайтыбызда таныштырып барабыз. Түбәндә Карелья фронтында булучы әтисе турындагы Румия Надршина язмасы

Минем әтием Арча районы Айван авылыннан Гарифҗан Саттаров Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1923 елгы. Фотода икенче рәттә әти (Гарифҗан), әни (Әлфия), беренче рәттә әтинең сеңлесе Тәскирә апа ире Һидият абый белән.
Әти сугышка 1942 елның 12 апрелендә 19 яшь тулгач киткән. 1946 елның октябрендә кайткан. Карелья фронтында булган. Пулеметчик. Ике медале бар. "За победу над Германией" 1946 елда алган. Ә "За оборону Советского Заполярья" медале белән 1945 елда бүләкләнгән. 
Сугыштан исән-сау кайта. Ат җигеп, кибеткә товар ташыган. Умарта кортлары тоткан. Бик иҗади кеше. 50нче елларда Яңасала кызы Әлфиягә өйләнә. Без дүрт бала. Безнең әти яшьли 1965 елда авырып мәрхүм булды. 42 яшьтә. Больницада озак ята. Мин төпчек бала. Әни сөйләр иде: "Сине больницага алып төшсәм: "О-о, минем күчтәнәчем төшкән", - дип күтәреп ала торган иде. Палатада бергә ятучылар күңелләре тулып коридорга чыгып китәләр...". Алар өч бертуган. Абыйсы Хәкимҗан сугышта хәбәрсез югала. Әти безнең бик оста гармунчы була. Сеңлесе Тәскирә апа да гармунда оста уйнады. Сугышка киткәндә әти гармунын агач сандыкка бикләп калдыра. Әнисенә (Фәрхизадә) гармунны бер кешегә дә бирәсе булма, ди. Ә сугыштан кайтканда инде сеңлесе Тәскирә апа гармунда уйный торган була. Кадакланган агач сандыкны ачып, әнисеннән качып, печәнлеккә менеп гармун уйнарга өйрәнәСүзләрем дога булып барып ирешсен... ("Арча Хәбәрләре" журналисты Румия Надршина)
#мойгероймоясемья #минемгеройминемгаилә

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев