erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сәләтләре чиксез йөрәкләрнең нурлары мәңге сүнмәсен!

Иҗат фестиваленең гала-концерты узды.

Арча мәдәният йортында “Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестиваленең гала-концерты узды.

Инвалидлар ункөнлеген ун ел рәттән әнә шундый мәртәбәле бәйрәм белән йомгаклау матур гадәткә әверелде. Бу концертны башка чаралардан аерып тора торган тагын бер мөһим үзенчәлек бар: сәхнәгә фәкать сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, әмма иҗат дәрте, рухы көчле булган кешеләр күтәрелә.

Фестивальне алар ел да зур түземсезлек белән көтеп ала. Кемдер шигырь сөйли, кемдер моңлы итеп җыр суза, кемдер нәфис хәрәкәт белән бии – һәр чыгыш ихласлык һәм күңел җылылыгы белән сугарылган. Шуңа күрә дә бу юлы да зал көчле алкышларга күмелде. Һәр чыгыш – күңелләрдән, йөрәктән. Һәм аларга сокланмый мөмкин түгел.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, катнашучыларны сәламләп:

– Сез беркайчан да тормыштан читтә калмыйсыз: иҗат итәсез, спорт белән шөгыльләнәсез, уңышлар яулыйсыз. Бу активлыгыгыз ел әйләнәсенә дәвам итсен. Инициативаларыгыз булса, без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, – диде. – Сез үзегезнең рухи ныклыгыгыз, авырлыклардан курыкмавыгыз, тулы тормыш белән яшәргә омтылышыгыз белән барыбызга да үрнәк күрсәтәсез.

Сәхнәгә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр, “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге балалары, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары, Яңа Чүриле психоневрологик интернатында яшәүчеләр, шулай ук теләк белдергән һәркем менде. Һәркайсы – мактауга лаек, һәркайсы – үз эшенең кечкенә генә булса да йолдызы.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов:
– Чын күңелдән башкарылган чыгышларыгыз сокландырды. Һәр номерда күпме көч, күпме тырышлык! Бу юлда булышкан сәнгать җитәкчеләренә дә аерым рәхмәт, – дип билгеләп үтте.

Ул катнашучыларны Мактау кәгазьләре һәм тәмле күчтәнәчләр белән шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре