erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сәләтле Алмаз: Арчаның яшь шахматчысы уңышлар яулый

Районда шахматчы Алмаз Гатинның яхшы уенчы икәнен беләбез. Үзебездә булган ярышларда очрашып торабыз. Менә әле яңа гына Самара өлкәсендә Идел буе округы ярышларында катнашып кайтты

Сөбханалла, Алмаз инде үсте – 6 сыйныфта укый. Арчаның 6нчы мәктәбендә. Әле кайчан гына, 2022 елда, Казанда шахмат турнирында җиңгәч, Алмаз белән әнисе Римма ханымны редакциягә кунакка чакырып сөйләшеп утырган идек. Ул вакытта Алмаз 3нче сыйныфта укый иде. 
Алар башта Якутиядә яшиләр. Алмазга 7 яшь тулганда Арчага күчеп кайталар. Ә үзе Римма ханым Мөндеш авылыннан. Иптәше Кукмарадан. Туган як тарта. Арчага кайтып урнашалар. 

Алмаз Якутиядә яшәгәндә 6 яшеннән шахмат түгәрәгенә йөри башлый. Аның беренче тренеры – көчле шахматчы, спорт остасы Владимир Каланчев. Тәҗрибәле тренер балада шахматка сәләт барлыгын сизеп ала һәм алга таба  шахмат уйнарга киңәш итә. “Шушы тренер балада шахматка мәхәббәт уятты, дисәк тә була, – ди әнисе Римма. – Мин анда Укучылар сараенда эшләдем. Бервакыт тренер Владимир Андреевич 7 яшьтән балаларны шахматка җыя башлады. Ул вакытта инде Алмаз әтисе белән шашка уйный иде. Бала вакытын бушка үткәрмәсен, килсә ярыймы дип сорадым да, тренер әлбәттә, килсен, диде. Алмазны алып килдек, шуннан ул бик яратып шахматка кереп китте”. 

Арчага кайткач, малай Укучылар сараена тренер Айдар Яхинга шахмат түгәрәгенә йөри башлый. “Берәр көн килми калса, Айдар Узбәкович, Алмаз ник килмәде, дип шалтыратыр иде. Бер ел шөгыльләнгәч, тренер киңәше белән Казанга олимпия резервы мәктәбенә шахмат дәресенә язылдык. Тренеры Алмаз Куликов булды. Атнага өч тапкыр Казанга машина белән үзем йөртәм, – дип сөйли әнисе Римма ханым. – Кич белән әле ул. Кичке сәгать 6да башлана. Икешәр сәгать шөгыльләнәләр. Әмма без Арча Укучылар сараен да ташламадык. Алмазның хәзер шахмат буенча IIнче разряд, зурларныкы. Хәзер Казанда тренеры халыкара дәрәҗәдәге ФИДЕ мастер Виталий  Родченков”.

Алмаз Казанда шөгыль-ләнгәндә беренче уку елы тәмамланганда  ук олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында җиңүче була. Җәен Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. “Конкуренция зур, – ди Римма ханым. – Хәзер әти-әниләр шахматка зур игътибар бирәләр. Балаларын шахматка бирәселәре килә. Шуңа да шахматчылар бик күп хәзер. Хәтта мәктәпкә барып тормыйча, өйдә укып, шахмат белән шөгыльләнәләр. Ярышларда даими катнашып торырга кирәк. Зур турнирларга йөрсәң генә уңышларга ирешеп була”.

Бу юлы да Самара өлкәсендә үткән Идел буе округы шахмат ярышына көчле шахматчылар җыела. Алмаз анда 5 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр булып кайта. Ә ярыш чыгымнарын капларга район булыша. Римма ханым район башлыгы Алмаз Хисаметдиновка бик рәхмәтле. “Бик зур өметләр белән барган идек, Алмаз турнир уртасында вируслы салкын тиеп авыртып китте, – ди Римма Гатина. – Дарулар эчсә дә, авыртып, шахмат уйнау кыен инде ул. Шахматка аңа бик нык башны эшләтергә кирәк. Киләчәктә тагын да үсәрбез дигән ышаныч бар”. 

Иң мөһиме – ярыштан көчле спортчылар белән очрашып, тәҗрибә туплап кайту. Ә Алмаз шахматка бөтен күңеле белән бирелгән. Өйдә дә шахмат уйнамыйча тора алмый. Компьютерда онлайн уйный. “Укуың ничек?”, – дип сорыйм. “3ле алганым юк”, – ди. 
Алмазның Арча районы турнирларыннан калганы юк. Арчадагы тренеры Айдар Яхин: “Әйдә, Алмаз осталык дәресе күрсәт әле!”, – дип, Укучылар сараена да дәшеп ала.
Без Алмазга ышанабыз һәм уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев