erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Салават Арча Сабан туе мәйданын гөрләтте

Гаиләләрне туплый бу бәйрәм

Сабантуйның күрке булып көрәш саналып, аны күпләр көтеп алса да, милли бәйрәмебез җитүенә балалардан да ныграк куанучы юктыр, мөгаен. Мәйданнан читтә аларны төрле аттракционнар, батутлар көтеп тора. Дөрес, бәяләре генә каты итеп тешли! Бер генә керү белән чикләнсәләр ярый да. Кечкенәләр нәни машиналарда йөри, кайберләре “поездга” утырган, зурраклары таганда атына, тирда ата... Бөтен җирдә космик бәяләр. Татлы мамыкка кадәр 200 сум. Күзләр маңгайга менде. Чират торып алалар. Әти-әни нишләсен, кесәсен капшый-капшый тешен кысып булса да, баласының күңелен күрә инде. Сабантуй елга бер килә бит. Шулай да, бәлки, бәйрәмнәр алдыннан сәүдәгәрләрне: “Чамасын югалтмагыз!” – дип кисәтеп куяргадыр? Барыбер алалар, дип артыгын кылану кирәк микән? Бер туңдырма гына түгел, нәрсә сатып алам, дисәң дә, бәяләр чәчләр үрә торырлык бит.

Кеше сәхнә яныннан кеше өзелмәде. Башта Арча сәнгать мәктәбенең талантлы укучылары чыгыш ясады, аларны ветераннарыбыз алыштырды. 

Балаларның чыгышларына сокланмый мөмкин түгел иде. Аларны күзәткән саен, нинди талантлы балалар үсә бит, диясең. Матур итеп җырлыйлар да, бииләр дә. Кече сәхнә турысыннан үтеп китүче аларның чыгышын күреп берничек тә тукталмый, алкышламый кала алмый. Иң мөһиме – һәрберсе үз тавышы белән җырлый.

Ә ветераннарга нинди мактау сүзләре әйтсәң дә, аз булыр кебек. Нинди генә бәйрәм булмасын, алардан башка үтми. Җырлыйлар да, бииләр дә, җырлаталар, биетәләр дә. 

Шунда гына тынгы белмәс волонтерларыбыз базар оештырган. Изге күңелле кешеләр китергән әйберләрне сатуга куйганнар. Кыр кухнясында ботка пешә. Янында гына аш пешә, бәрәңге кыза. "Барлык кергән акча МХО зонасына егетләргә ярдәмгә", - диде Алина Латипова.

Уеннарсыз нинди Сабантуе булсын. Олылар да, яшьләр дә рәхәтләнде ул көнне. Нинди генә уеннар юк иде. Яңаларын да уйлап тапканнар әле. Берәүләр Сабантуйга махсус көрәш карарга дип килсә, икенчеләргә халык уеннары, спортчыларга – спорт ярышлары, ә сәнгать сөючеләргә – җыр-бию кызык. Махсус әзерләнеп төшә кайберәүләр. Чөнки матур киемнәр белән, бизәнгән-ясанган килеш катыктан акча эзләүне дә, сулы чиләктән алма алуны да, тар күлмәк киеп әтәч артыннан йөгерүне дә күз алдына китереп булмый. 

Төп мәйданда милли көрәш белән бергә спортчылар гер күтәрүдә көчләрен сыный, кул көрәшендә ярыша, өстәл теннисы, бокс уйныйлар, авыш колга буйлап элдерәләр, аркан, таяк тартышалар. Алар белән беррәттән халык уеннары гөрли: балалар, өлкәннәр, чират торып, чиләк-көянтә белән су “ташый”, күзләрен бәйләп чүлмәк вата, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерә, катыктан акча эзли... Кече мәйданда булып килгән балалар да шунда. Күбесе күзне бәйләп әйбер кисү ярышына тезелгән. Барлык уеннарны санап та бетерә торган түгел. 

Сулы чиләк-көянтәне иңгә куеп йөгерүне карап тордык. Бүген көянтәне күрмәгән кешеләр дә бар, су краннан гына ага, дисәк, ялгышабыз икән, иңнәренә сулы чиләкләр асылган көянтә барлыгын да онытып чабалар бит. Хәтта ирләр дә ярышта катнаша. 

Һәр уен уен-көлке белән бара. Читтән карап торганнар елмаеп ни буласын күзәтә, ә уенда катнашканнарның җиңеләсе килми. Бүләк алуы үзе күңелле бит. Үз күңелләрен үзләре күреп, күңел дә ачып, уеннарда да катнашып, гөрләтеп бәйрәм итүчеләргә сокланырлык. 

Ә менә бик нәниләрнең күзе Сабантуй батырына әзерләнеп куелган тәкәгә төшкән. Шуның янында мәш киләләр, ашатырына бирәләр. Мультфильмда гына күргән тәкә күпләр өчен кызык.   

Төп мәйданнан читтә спорт ярышлары бара. Бер урында кул көрәштерсәләр, икенче җирдә гер күтәрәләр, аркан тартышалар, озынлыкка сикерәләр, туры колгага менәләр, мини-футбол, волейбол, пляж волейболы, баскетбол, футбол, теннис – кемгә кайсы ошый – уйныйлар. 

Сәнгатькә гашыйклар өчен концерт үзәк мәйдандагы зур сәхнәдә дә гөрләде. Башта үзешчәннәр чыгыш ясады. Искиткеч матур. Үзебезнекеләр, артистлардан ким җирләре юк, талант ияләре. Аннан сәхнәгә сәхнәгә Салават Фәтхетдинов чыкты, аны Ришат Төхфәтуллин алыштырды. Сабантуй кунаклары аларның чыгышларын мөкиббән китеп тыңлады, сәхнә янында күп халык җыйналды, артистларга кушылып җырлады. 

Яңалыклар юкмы икән, дип мәйданны тагын бер әйләнеп чыгарга булдык. Күрешәләр, кочаклашалар, шатланышалар... Сабантуй ул, чын мәгънәсендә очрашу, күрешү, аралашу урыны да. Бер урында шау килеп берничә гаилә очрашты.
Менә шундый гаиләләрне туплый, аралаштыра, берләштерә торган бәйрәм ул Сабантуй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре