Шекә кызлары – чемпионнар!
Авылларда яшьләр калмый дип, зарлансак та, бар җирдә дә алай түгел әле ул
Әле кайчан гына Шекә кызы Ләйсән Хәмитова зоотехник-селекционерларның республика конкурсында беренче урынны яулаган иде.
Хәзер ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшли. Аны авылдашы Алсу Камалетдинова алыштырды һәм быел ул да зоотехник-селекционерлар арасында республика чемпионы булды!
Алсу Казан химия-технология институтын тәмамлый, инженер-технолог. Укып бетерүгә Ишнарат авылы егете Фирзәр Камалетдиновка кияүгә чыга. Кечкенә генә авыл инде ул Ишнарат. Мәктәбе дә, кибете дә, балалар бакчасы да юк. Әмма табигате, исеме кебек бик матур. Фирзәр – механизатор. Ике ул үстерәләр. Фирзәрнең әнисе Сания совхозда тырышып хезмәт итте, хәзер оныклар үстерешә.
Декрет ялыннан чыккач Алсу “Северный“ ширкәтендә зоотехник-селекционер булып эшли башлый. Яңа технологияләр, программалар белән эшләүче хуҗалык бу, таләпләр югары. “Алсу үз эшенә бик җитди карый, тырыш, яңалыкларны тиз үзләштерә, – ди совхозның баш икътисадчысы Фаил Котдусов. – Фирзәр дә хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы, тракторда да эшли. Алсуның әтисе Камил Низамов Шекә фермасында сыерлар сава, ул алдынгы терлекчебез“.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев