erid:2VtzquqpS7d
Шартлаткыч куелу турында хәбәр килү сәбәпле, Казанда берничә мәктәпне эвакуациялиләр
Арча яңалыклары

Шартлаткыч куелу турында хәбәр килү сәбәпле, Казанда берничә мәктәпне эвакуациялиләр

Әлеге минутларда укытучылар балаларны җитәкләп алып чыгып, ата-аналарга тапшыра.

Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгән. Биредә кешеләрне эвакуацияләр.

Социаль челтәрләрдә чыккан белешмә буенча, Иннополис лицеенда, Казанның № 18, № 7, № 122, № 169, № 171 мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр иткәннәр.


Хәзерге вакытта 7 нче гимназия территориясе камап алынган, балаларны урамга чыгарганнар, ата-аналарны кертмиләр. Урында янгын сүндерүчеләр, полиция һәм табиблар эшли.

Укытучылар балаларны җитәкләп алып чыгып, ата-аналарга тапшыра. 
Татар-информ


Арча хәбәрләре

Нет комментариев