Син – минем бәхет, мин – синең бәхет
Шекәдән Флера һәм Рөстәм Зариповлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте.
Моннан 55 ел элек язылышуларын раслап кул куйсалар, бу юлы алар ЗАГСның Дан китабына имзаларын калдырдылар.
Матур пар. Бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре күз карашларыннан ук күренә. Сабырлыклары йөзләренә үк чыккан. Искиткеч тыйнаклар. Күп сөйләшмиләр, елмаеп кына тыңлыйлар, матур теләкләргә рәхмәтләрен белдерәләр.
Ә котлаулар, теләкләр күп яңгырады. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина юбилярларны күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикләп, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ул үз чыгышында мондый гаиләләрнең район өчен горурлык булуын билгеләп үтте. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов Зариповларның яшь буын өчен үрнәк гаилә булуы турында әйтте. Кызлары, кияүләре, оныклары якыннарының да әйтер сүзләре күп иде.
ЗАГС хезмәткәре Гөлназ Маркелова танышу тарихлары турында искә төшерүләрен сорагач, Флера һәм Рөстәм Зариповлар бер мәлгә югалып калдылар. Аннан ир кеше буларак, гаилә башлыгы авырлыкны үз өстенә алды.
– Мин Шекәдән Шушмабашка, Флера, киресенчә, Шушмабаштан Шекәгә эшкә йөри. Очрашканда бер-беребезгә карашып, аннан исәнләшеп китә идек, – диде ул ничек танышулары турындагы сорауга җавап итеп. – Беркөн Шушмабаш клубына килдем, озата бардым. Ә ул абыйларга керәм, диде. Үзе миннән соң өенә кайтып киткән. Беренче тапкыр шулай алдады. Әмма кызны барыбер кулдан ычкындырмадым. Өч елдан өйләнештек.
Шушмабаш кызы Флера 8 сыйныфтан соң Арча педагогия училищесында укый, юллама буенча Чувашстанга китә, әтисе вафатыннан соң әнисе янына кайта, Шекә мәктәбенә эшкә урнаша. Ә Рөстәм Зарипов Шекә егете. Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итә. Кайткач бригадир, аннан совхозда механик була.
– Сабантуйлар вакыты иде. Бергә булдык һәм башка аерылышмадык, – диде Флера ханым.
Флера Шушмабаш мәктәбенә күчә, лаеклы ялга чыкканчы шунда йөреп укыта. Читтән торып югары белем ала. Рус теле укытучысы була, аннан лаеклы ялга чыкканчы башлангычларга белем бирә. Музыка дәресеннән дә керә. Үзе дә сәхнәләрдә җырлый, баянда уйный, балалар белән хор да оештыра. Педагогик стажы 38 ел.
– Флера йөреп эшләгәч, балалар янында да булырмын, дип, хәзерләүләр конторасына хәзерләүче булып урнаштым. Носы, Шушмабаш авыл Советларына кергән авылларга хезмәт күрсәттем. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем, Россия Федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләндем, хезмәт ветераны исемен алдым, – диде Рөстәм Зарипов.
Хәзер икесе дә өйдә. Заманында күп итеп терлеген дә асрыйлар, бакчасын да карыйлар, эшенә дә өлгерәләр, балаларын да үстерәләр. Бүген үзләре өчен яшиләр. Тормышлары җитеш, мул. Йорт-җирләре шәһәрдәгедән ким түгел. Үзләренә шөгыль табып йөриләр. Җәен бакчада. Флера ханым яшелчә, җиләк-җимеш өчен җаваплы булса, бакчаны тәртипләп карап тору, шулай ук тимер, агач эшләре дә иренә йөкләнгән. Балалары, кияүләре, оныклары кайтып булышып тора.
– Өч кызыбыз бар. Чулпан Арчада, хастаханәнең йөрәк-кан тамырлары үзәгендә шәфкать туташы. Ире Алим эретеп ябыштыручы, кулыннан килмәгән эше юк. Энҗе фармацевт, Шәмәрдәндә яши. Ире Ранис газ операторы. Кияүләребез бик яхшы, – диде Флера ханым. – Төпчек кызыбыз Зилә Казанда икътисадчы. Ул да гаиләле. Ире Рәшит шофер булып эшли. Шуларның уңышларына сөенеп туя алмыйбыз.
Бүген исә гаиләдә алты онык һәм бер оныкчык үсеп килә. Берничә буынны берләштергән ныклы гаилә – Зариповларның иң зур байлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев