erid:2VtzquqpS7d
«Содружество талантов» фестивалендә Арча сәнгать сөючеләре җиңү яулады
Арча яңалыклары

«Содружество талантов» фестивалендә Арча сәнгать сөючеләре җиңү яулады

Казанда XVIII Халыкара «Содружество талантов» фестиваль-конкурсы узды. Анда Арча районыннан катнашучылар уңышлы чыгыш ясап, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар.

«Аллегро» үрнәк хореография коллективының өлкәннәр төркеме (җитәкчесе — Аида Ондрина) I һәм II дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. 

Балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә белем алучы Нурсолтан Фәйзрахманов «Шигъриятне сәнгатьле уку. Соло» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Аның укытучысы — Ләйсән Ахунова.

Арча гимназиясенең 5 нче филиалы базасында эшләүче «Алтын ай» фольклор ансамбле дә фестивальдә уңышка иреште. Ләйсән Ахунова һәм Миләүшә Сәгыйтова җитәкчелегендәге коллектив «Вокаль-хореографик ансамбль» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.


Нет комментариев