erid:2VtzquqpS7d
«Улым, синең сеңлең туды...» — Дамир Юнысовның әтисе гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Арча яңалыклары

«Улым, синең сеңлең туды...» — Дамир Юнысовның әтисе гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Гаиләгезгә сабырлык, ныклык һәм тыныч көннәр телибез!

Бер көнне социаль челтәрдәге бер фотога тап булдым. Анда бер ир-ат улының кабере каршында басып тора. Фотодагы кешенең йөзен күрмәсәм дә, язган сүзләреннән аның әти булуын аңладым.

«Улым, синең сеңлең туды. Әниең кыз тапты. Азалия исемен кушабыз», — дип язылган иде фото астында.

Бу сүзләрне Арчадан Роберт Юнысов язган. Узган ел юл-транспорт һәлакәтендә бердәнбер улын — 19 яшен генә тутырган Дамирын югалткан ата ул.

«Иң кадерле котлавың булмагач, күңелсез...»

Робертның социаль челтәрдәге язмалары йөрәкне телгәли. Узган елның 13 маенда ул үзенең туган көнен улының котлавыннан башка каршы алу никадәр авыр булуын язган иде.

«12 тулып 1 минутта: “Иң кадерле, матур котлау, әти, иң беренче туган көнең белән котлыйм әле”, — дигән улымның котлавы булмагач, шуның хәтле күңелсез. Эх...» — дип өзгәләнеп язган иде ул.

Хәтерләсәгез, Кәче авылы янында тимер юл аша чыкканда Дамир Юнысов идарә иткән автомобильне Арча ягыннан килгән пассажир поезды бәреп китә. 19 яшен генә тутырган егетнең фаҗигале төстә һәлак булуы бөтен халыкны тетрәндерде.Аңа әле 19 да тулмаган иде

Улының үлеме Робертның йөрәгендә төзәлмәс яра булып калды.

— Бер секундка да йөрәктән китми шул. Вакытсыз киткәненә йөрәк әрни, бәгырь өзелә, — ди ул.

Кайгы эчендә дә шатлыкка урын бар

Вакыт уза, тормыш дәвам итә. Әмма бала хәсрәтен вакыт белән генә дәвалап булмый. Әти-әни өчен югалткан баласының истәлеге гомер буе күңелдә яши.

Быел исә Аллаһы Тәгалә Юнысовлар гаиләсенә зур шатлык бүләк иткән — аларның кызлары туган. Нәни Азалия дөньяга аваз салган.

Роберт, гаиләгездәге бу сөенечле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Азалиягезгә сәламәтлек, бәхетле балачак, озын гомер насыйп булсын. Кызыгызны әти-әни назында, тигезлектә үстерергә язсын!

Ә Дамирның якты истәлеге йөрәгегездә мәңге сакланыр. Ул сезнең өчен һәрчак кадерле, онытылмас улыгыз булып калачак. Ә хәзер янәшәгездә кечкенә Азалиягез бар. Аның елмаюы, беренче адымнары, һәр яңа көне күңелегезгә җылы һәм өмет өстәсен.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев