erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда милек салымнары һәм НДФЛ турында бушлай вебинар узачак

Онлайн очрашу Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана.

20 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрә. Анда салым хәбәрнамәләрен үтәү, милек салымнарын һәм физик затларның керемнәренә салымны (НДФЛ) исәпләү мәсьәләләре аңлатылачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Онлайн очрашу Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана.

Вебинарда идарәнең өч белгече катнаша: милеккә салым салу өлкәсендә камералл контроль бүлеге башлыгы Валентина Бубнова, НДФЛ һәм иминият кертемнәрен камералл контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова, дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова.

Вебинарда катнашу бушлай.


Нет комментариев