erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда социаль өлкәдәге 8 яңа объект ишекләрен ачты

2026 елда Казанда сигез социаль объект файдалануга тапшырылды, тагын 44 учреждение яңартылды. Бу максатларга 3 миллиард сум акча юнәлдерелде.

 

Казанда социаль инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә. 2026 елда шәһәрдә сигез социаль объект төзелеше тәмамланып, аларның икесе күчмә проектлар исемлегенә кергән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Шулай ук шәһәрдә 44 социаль учреждение ремонтланган һәм модернизацияләнгән. Аларның 25е — муниципаль, 19ы Татарстан Республикасы карамагындагы дәүләт учреждениеләре. Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа объектлар шәһәр халкы өчен үсеш һәм үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен өстәмә шартлар тудыра. Ул 2027 елга да эш планнарын әзерләргә кушты.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев