erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сугыш белән беркетелгән дуслык эзләреннән: Людмила Сайгадинова Арчага кайтты

Батырлар истәлекләрен саклаган музейга сәяхәт Людмила Сайгадинова өчен үткәннәрне яңарту, буыннарны бәйләүче хәтер тамырын ныгыту булды.

Газетабызның 7 ноябрь санында Мәскәүдә гомер итүче Людмила Сайгадинованың “Сугыш белән беркетелгән туганлык” язмасы чыккан иде.
Әлеге мәкаләдә Людмила Сайгадинова әтисе Хасмагомед Сайгадинов һәм якташыбыз Гани Сафиуллинның Бөек Ватан сугышыннан башланып, еллар белән сыналган дуслыгы турында язды. Автор әлеге батыр егетләрнең дуслыгын милләтара туганлык тарихы дип атый. 

Людмила Сайгадинова күптән түгел үзе дә Арчага кайтты. Ул Гани Сафиуллинның туган ягында һәм аның музеенда булды. 
– Татарстанга өч көнгә кайттым. Кайтуымның төп сәбәбе – әтием һәм Гани Сафиуллинның дуслыгын хөрмәтләү, – диде ул. 

Үзе генә түгел, 10 яшьлек оныгы Мостафа да Людмила ханым белән тарих битләрен барлады. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина каршы алды һәм озатып йөрде. Иске Кишет авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә булдырылган музейда алар беренче тапкыр иде. Геройның истәлекләре белән кунакларны музей җитәкчесе Гөлфия Габитова таныштырды. 

– Биредәге һәр почмак кадерле. Мондагы тарихи язмалар, тупланган истәлекләр һәм Гани Сафиуллинның әйберләре минем әтине дә хәтерләтә. Тарихны саклаучыларга зур рәхмәт, – диде күз яшьләре аша Людмила Сайгадинова.

Сугыш еллары һәм Гани Сафиуллин белән дуслык турында әтисенең сөйләүләре аша ул яхшы белә. 1973 елда вафат булган әтисе бердәнбер кызына күп истәлекләр сөйләп калдыра. Бөек Ватан сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә катнашкан ике милләт кешесенең дуслыгы турында киләчәк буынның да белүен тели һәм беренче чиратта үз оныгында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияли Людмила ханым. Мостафаның музейдагы һәр истәлекне кызыксынып каравы, сораулар бирүе моның ачык мисалы. Ике батырның дуслыгы турында махсус язылган шигырьне сөйләгәндә аның күзләре янып торды. 

Людмила Сайгадинова өчен иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе Гани Сафиуллин тарафыннан язылган китапларда әтисе турындагы юлларны уку булды. Анда аның 1943 елда Днепрны ничек кичкәне, элемтәне җайга салып,  фронтны алга җибәрүе турында язылган иде. 

– Сугыш беткәннән соң да, әти Гани Сафиуллин белән элемтәне өзмәде. Икесе ике җирдә яшәсәләр дә, күрешергә мөмкинлек таптылар. Мин кечкенә вакытта әти мине полкташлары белән очрашуга алып барды. Шунда мин олы абыйларның елый-елый аралашканнарын күрдем. Бу минем күз алдымнан әле дә китми, – дип искә алды Людмила Сайгадинова.

Мәскәү кунакларының истәлекләргә бай сәяхәте алга таба Казанда дәвам итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин белән алар Гани Сафиуллин каберен зиярат кылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев