Шуны онытмагыз, безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык.
Туган көнегез белән.
Бүген авылыбыз тарихында тирән эз калдырган шәхес Васил Ибраһим улы Мифтаховнын туган көне.
Ул 1957 елнын 28 июлендә Наласа авылында Кәримә һәм Ибраһим Мифтаховлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Урта, югары белем алгач, армиядә хезмәт иткәннән соң, туган авылында экономист булып эшли башлый. Бик тиз арада энергияле, тирән белемле һәм сәләтле яшь белгечне Хезмәт Кызыл байрагы орденлы данлыклы “Октябрь” күмәк хуҗалыгы рәисе итеп сайлыйлар һәм ул бу җаваплы вазыйфаны 12 ел башкара.
Васыйл Мифтахов җитәкләгән елларда "Октябрь" колхозы элеккеге данын тагын да югары күтәреп, игенчелектә дә, терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешә һәм республикада алдынгы урыннар яулый.
Аның җитәкчелегендә яңа фермалар, жылы гараж, ябык ындыр табагы, һәм башка хуҗалык обьектлары сафка баса. Шул ук вакытта ул авыл халкының социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуда да бәяләп бетергесез хезмәт башкара. Районда иң беренчеләрдән булып наласаларның табигый газ яга башлавы нәкъ менә Васил Ибраһим улының зур хезмәт нәтиҗәсе. Авылыбызның ике катлы мәһабәт мәчете дә анын идеясе, тырышлыгы белән төзелде.
Зур тәҗрибә туплаган җитәкчене 1996 елда районның авыл хуҗалыгы банкы директоры итеп билгелиләр. Соңыннан ул Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе, Сарман районында зур агрохолдинг генераль директоры, Чаллы элеваторы җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкарганда да үзен булдыклы, тырыш һәм һәр өлкәне яхшы белүче шәхес итеп таныта. Аның республикабызның социаль-икътисади үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә. Васыйл Мифтахов күп санлы Мактау грамоталары, “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта тормыш иптәше Әминә ханым белэн Чаллыда яши. Ике кыз, ике егетнең һәм күп санлы оныкларының яраткан әтисе һәм дәү әтисе.
Кайда гына яшәсә дә ул Арча районының, туган авылы Наласаның чын патриоты. Әле дә туган төбәгенең язмышы белән һәрвакыт кызыксынып, хәер-хаклы булып яши.
Без, күп санлы туганнары, авылдашлары, якташлары, Васил Ибраһимович, Сезне чын күңелдән туган көнегез белэн котлыйбыз. Әминә ханым белән озын гомер, тигез тормыш, сәламәтлек теләп калабыз. Авыл сезнең хезмәтегезне онытмый, Наласа халкы тирән ихтирам итә. Шуны онытмагыз, безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев