erid:2VtzquqpS7d
Тагын бер куркыныч чир тарала
Арча яңалыклары

Тагын бер куркыныч чир тарала

Көнбатыш Монголиядә чума таралу очраклары теркәлгән.

Шул сәбәпле ил властьлары   безнең Алтай белән Тува республикалары белән чиктәш районнарында карантин чаралары керткән. Аның срогы – билгесез. Дәваханәгә  27 яшьлек егет һәм кызны (аның яше күрсәтелмәгән) авыр хәлдә китерүләре билгеле. Чума йоктыруның сәбәбе – яшьләр чи байбак ите ашаган. Авырган кыз 60 кеше белән турыдан-туры  аралашкан, ә гомумән элемтәдә торучылар саны барлыгы 400ләп кешегә барып баса.   Реклама Белешмә.  Чума — бактериаль авыру. Ул кыргый хайваннарга аларның  йоннарында яшәүче бетләрдән күчә. Бөтендөнья сәламәтлек  саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, вакытында дәвалана башламаганда  бу чир ким дигәндә тәүлек эчендә  кешене үтерергә сәләтле. Чыганак:  https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Tagin-ber-kurkinich-chir-tarala-349631/?sphrase_id=37035
 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев