erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тарихи вакыйга: Россия Герое Арча мәктәбе укучыларына космос турында сөйләде

Арчаның 6 мәктәбендә космонавт Александр Калери һәм ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге җитәкчесе Рафаил Мортазин белән очрашу булды

Бөтендөнья космонавтика атналыгы кысаларында әлеге өлкәдә танылган һәм зур тәҗрибәле шәхесләр Арча районына кайтты. Алар районыбызының 6нчы мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып, әңгәмә кордылар.  

Чарада Россия Федерациясе Герое, инструктор-космонавт-сынаучы Александр Калери, техник фәннәр кандидаты, С. П. Королев исемендәге "Энергия" ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге җитәкчесе Рафаил Мортазин, “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина катнашты. 

Шушы мәктәп укытучысы Ришад Сәйфетдинов кунакларга сораулар бирде һәм укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә кызыклы булган җанлы сөйләшү оештырды. Александр Карели үзенең космик маҗаралары турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Барлыгы биш тапкыр космоска очучы Россия Герое әйтүенчә, тормышындагы һәр очышны аерым дулкынлану белән искә ала ул.

«Беренче очышка килгәндә, ул балачак кебек, иң истә калганы һәм кабатланмый торганы. Чөнки шушы очыштан соң мин остардым. Чөнки нәкъ шушы очышта мин моңарчы ишетеп кенә белгәнне үзем күрдем һәм тойдым», – дип уртаклашты Александр Калери беренче очышы турында. 

Чынга ашмаган хыялы турында да сөйләде. Космонавт айга менәргә хыялланган. «Яшь вакытта барысы да алда кебек, өлгерермен кебек иде. Тик бу хыялымны тормышка ашырыр өчен вакытның узуын аңладым», – диде ул.

Александр Калери яшьләрне дөньяда яшәүнең кадерен белеп, үсешкә омтылырга чакырды.  

Рафаил Мортазин исә космос өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Ул яшьләрне фән белән кызыксынырга, яңа технологияләрне өйрәнергә һәм космоска юл ачарга өндәде. "Безнең бурыч – сезнең өчен киләчәкне тәэмин итү, ә сезнең бурыч – аны лаеклы дәвам итү", – дип билгеләп үтте белгеч.

Илебез геройлары белән мондый очрашулар яшь буынны яңа казанышларга илһамландыра һәм үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев