erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Татар сүзе»ндә 2 урын алучы Луиза Корбанова: «Татар телебез өчен күңелемдә сөенеч уянды»

Луиза Корбанова Арча районы Кәче авылында яши һәм биредәге мәктәптә педагог-оештыручы булып эшли.

Иң масштаблы бәйгеләрнең берсе «Татар сүзе» бәйгесендә райондашыбыз Луиза Корбанова 2 урынга лаек булды. Ул 18 яшьтән өлкәннәр арасында проза номинациясендә Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» әсәреннән өзек белән катнаша. 4500 гариза арасыннан финалга узып, җиңү яулый.

Алдагы елларда күзәтеп бәйгене читтән генә күзәтеп барса, быел яшь мөгаллим көчен сынап карарга була. 

«Татар теленә безнең гаиләдә игътибар зур. Әтием дә шигырьләр сөйләргә ярата. Мәктәптә укыганда ук татар теле һәм татар әдәбияты яраткан фәннәремнең берсе булды. Телгә мәхәббәт кечкенәдән үз гаиләңнән, укытучыларыңнан башлана дип уйлыйм», – диде Луиза Корбанова.

«Татар сүзе» V Халыкара телевизион нәфис сүз конкурсының Гала-концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Йомгаклау тантанасын бик җылы хисләр белән искә ала якташыбыз. Татар теленең киләчәге өчен борчылып яшәүче Луиза уңай тәэсирләр белән кайта. 

«Бу көнне кабат кичерергә мөмкин булса, тагын бер кабатлар идем. Шундый җылы, рәхәт кичә булды. Татар телебез өчен күңелемдә сөенеч уянды. Шундый зур проект өчен Марат Готыф улына, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә рәхмәтлемен. Проектның дәвамлы булуын телим. Шулай ук әти-әниемә, укытучыларыма зур рәхмәт әйтәм», – ди ул

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев