Бүген Арча районына эш визиты белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин килде.
Иң беренче министр «КазанСу» паркында булды, анда бүген масштаблы экологик десант узды.
Район бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре арчалыларның яраткан ял итү урынын тәртипкә китерү өчен өмәгә чыктылар. Парк территориясен һәм Казансу елгасының яр буе линиясен чистартуга аерым игътибар бирелде.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Азат Җиһаншин белән берлектә Казансу ярында агачлар утыртуда катнаштылар. Яңа үсентеләр яр буе зонасын бизәячәк.
Министр шулай ук ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә, Кырлайда Г.Тукайның музей-комплексында булды.
Елгалар суларын масштаблы чистарту һәм территорияләрне яшелләндерү буенча мондый инициативалар «Экологик иминлек»милли проекты максатларына туры килә.
Фотолар: район матбугат хезмәте
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев