Татарстаннан Александр Поповның «Гаилә традицияләре» муралы иң яхшы эш өчен тавыш бирүдә тәкъдим ителде
Идел буе федераль округында урам сәнгате буенча «ФормАРТ» фестиваленең VII сезоны кысаларында иң яхшы муралны ачыклау өчен халык тавыш бирүе башланды. Финалда 14 яшь рәссамның хезмәте тәкъдим ителә.
Татарстан данын Чаллыда урнашкан «Гаилә традицияләре» муралы белән граффити рәссамы Александр Попов яклый. Әсәрдә әби белән оныкның милли ризык әзерләве сурәтләнгән. Рәссам әлеге образлар аша буыннар бәйләнешен, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрнең дәвамчанлыгын күрсәтә.
Татарстанлылар Александр Поповның эшенә 16 августка кадәр тавыш бирә ала. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы тавыш бирүдә 4 нче номерны сайларга кирәк.
Нет комментариев