Татарстан – «Профессионалитет» белем бирү кластерлары буенча Россия лидерлары арасында
Бу проект Татарстанның хезмәт базары өчен заманча таләпләргә җавап бирүче квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм республика икътисадының тотрыклы үсешенә зур өлеш кертә.
Татарстан «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында белем бирү-җитештерү кластерларын үстерү буенча Россиянең алдынгы төбәкләре рәтенә керә. Бүгенге көндә республикада 22 белем бирү-җитештерү кластеры эшли.
Проект студентларга заманча җитештерүдә кулланыла торган җиһазларда белем алырга һәм уку тәмамлаганнан соң эшкә тиз арада керешергә мөмкинлек бирә. Кластерларда кадрлар машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, химия сәнәгате, металлургия, энергетика, төзелеш, электротехника, туризм һәм сәнгать юнәлешләре буенча әзерләнә.
Проектны гамәлгә ашыруга 2,9 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуның 1,9 млрд сумы – федераль бюджеттан, 547,8 млн сумы – Татарстан бюджетыннан, 491,05 млн сумы – эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән.
Проектның төп партнерлары арасында «КАМАЗ», «Татнефть», «Агросила», «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм башка эре предприятиеләр бар. Алар уку мәйданчыкларын заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә һәм белгечләр әзерләүдә актив катнаша.
Татарстанда беренче «Профессионалитет» кластеры 2022 елда Алабуга политехник көллияте базасында ачылды. 2027 елга кадәр республикада тагын 4 яңа белем бирү-җитештерү кластеры эшли башлаячак. Алар Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү техникумы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте базасында булдырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев