Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан
Лениногорск районында бер яшьлек бала планлы вакцинадан соң өлешчә ишетү сәләтен югалткан, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
“Тикшерүчеләр тарафыннан “Эшкә салкын карау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды”, – диелә хәбәрдә.
Җинаять эшен тикшерү барышы белән Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинны таныштырып барачаклар.
Баланың сәламәтлегенә нинди вакцинадан соң зыян килүе, кемнәр җаваплылыкка тартылуы турында хәбәрдә әйтелми.
Нет комментариев