erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда коронавирустан унынчы кеше үлгән
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирустан унынчы кеше үлгән

Татарстанда тагын 75 кешедә COVID-19 диагнозы расланган. 74се - башкалар белән контактта булучылар. 24 кеше хастаханәгә озатылган һәм тагын бер кеше вафат булган.

География: 1.    Казан – 24 2.    Чаллы – 23 3.    Әлмәт – 1 4.    Апас – 6 5.    Әтнә – 1 6.    Биектау – 1 7.    Яшел Үзән – 3 8.    Лаеш – 1 9.    Түбән Кама – 7 10.   Питрәч – 2 11.   Балык Бистәсе – 4 12.   Саба – 1 13.   Тукай – 1
20 майда коронавирустан 1963 елда туган Казан кешесе вафат була. Россия буенча исә узган тәүлектә коронавирусның 8894 очрагы теркәлгән. 150 кеше бакыйлыкка күчкән. Гомумән алганда, илдә барлыгы 326448 кеше авырган яки авырый. Пандемия башланганнан бирле, Россиядә 3249 үлем очрагы теркәлгән.
 


Нет комментариев