Татарстанда Россия Оборона министрлыгы югары уку йортлары күчмә төркеме эшен башлады
Хәрби уку йортлары сезне көтә
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы югары уку йортлары күчмә төркеме эшен башлады.
– Әлеге төркем РФ Оборона министрлыгының хәрби белем оешмаларына укырга керү буенча сынаулар үткәрәчәк, – ди Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар, капитан Азат Вахитов. – Хәрби һөнәри уку йортлары (алар училище, институт, университет һәм академияләр) югары белем программасы буенча белгечләр әзерли. Курсантлар хәрби белгечләр алып чыга һәм лейтенант дәрәҗәсе ала.
Хәрби уку йортларында шулай ук урта һөнәри белем программасы буенча да әзерлиләр. Бу урта звено белгечләре, техниклар. Курсантлар укып бетергәч урта һөнәри белем турында диплом, прапорщик дәрәҗәсе алалар.
Хәрби училищеларда хәрби һөнәрләргә өйрәтәләр. Гаскәрләрнең төренә карап болар очучы, моряк, пехотачы, артиллерист, танкист, хәрби юрист һәм элемтәче булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, курсант икенче курста Россия Оборона министрлыгы белән һәм укып бетергәннән соң биш елга контракт төзи. Бу мәҗбүри. Укып бетергәннән соң билгеләү була, ягъни үзеңә хезмәт урыны эзләп йөрисе юк.
Хәрби училищеларга егетләр дә, кызлар да кабул ителә. Кандидатның бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча җитәрлек баллы булырга тиеш. Яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка тиешле документларны тапшырырга кирәк булачак. Хәрби уку йортында конкурслы сайлап алу вакытында медицина белешмәсе һәм психологик сайлап алудан тыш, физик әзерлек буенча нормативлар тапшырасы бар.
Укырга кергәндә кандидатның “Юнармия“ хәрби-патриотик хәрәкәттә катнашуы да исәпкә алына. Моның өчен 5 балл өстәлә. ГТО буенча нормативларны үтәүчеләргә баллар өстәлә.
Хәрби уку йортларына керергә теләүчеләр өлкән сыйныфларда ук моңа әзерләнә башларга тиеш. Моның өчен безгә, хәрби комиссариатка, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезгә кирәкле документлар исемлеген бирәчәкләр, таләпләрне аңлатачаклар. Хәрби уку йортының рәсми сайтында тулы мәгълүмат бар.
Физик әзерлек буенча зачет бирү мәҗбүри. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан беренче чиратта рус теле, математика һәм физика буенча нәтиҗәләр кызыксындырачак. Училищеның профиленә карап физиканы җәмгыять белеме, тарих информатика, яисә химия һәм биологиягә алыштыралар.
Укырга керергә теләүчеләргә 2025 елның 1 августына кадәр гариза белән хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8843-3-23-41.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев