erid:2VtzquqpS7d
Татарстанның премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев таләпне каты куйды
Арча яңалыклары

Татарстанның премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев таләпне каты куйды

Бүген ТРның Министрлар Кабинетында ике теллелек буенча видеоконференция булды.

Аны ТРның вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев алып барды. Татарстанда ике теллелек һәрдаим сакланырга тиеш. Документларда, халыкка хезмәт күрсәтүләрдә, урам , кибет исемнәрендә һ.б.

- Бу темага журналистлар мәкаләләр яза икән, әгәр дә тәнкыйть язмалары булса, урындагы җитәкчелек моңа игьтибар иттеме, нәтиҗәсе булдымы - кабаттан бу темага әйләнеп кайтырга кирәк, - дип әйтте вице-премьер.

ТРның Икетеллелек буенча карары үтәлергә һәм аның үтәлеше контрольдә булырга тиеш. Бу турыда катгый итеп әйтте Васыйл Шәйхразиев.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев