erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре арасында арчалар да бар

Апрель аенда Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, конкурста җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук конкурс комиссиясе әгъзалары, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарлары, муниципалитетларның территориаль иҗтимагый оешмалар белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Җыелучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең (ТИҮ) эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә 522 ТИҮ эшли, аларның эшчәнлеге белән Татарстанда яшәүче 1,6 миллионнан артык кеше колачланган.

Чарада Арчаның «Көнбатыш» территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Җитәкчесе - Руслан Гыйниатуллин) һәм «Көньяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе (җитәкчесе – Ленар Васильев) дә җиңүчеләр арасында. «Бирелгән акчалар әлеге территорияләрне төзекләндерүгә тотылачак», – дип белдерде җитәкчеләр

Чыганак: https://sovmo.tatarstan.ru/index.htm/news/2513020.htm?ysclid=mo8b2wy525270243883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев