Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән
Юлларда сак булыйк!
Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу хакта «Верхний Услон новости» яза.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Казан – Ульяновск трассасының 9нчы километрында, Казан ягыннан Ульяновск ягына таба хәрәкәт итүче Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ике машина – «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – 42 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 10 һәм 4 яшьлек балалар үлгән. Алар алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган биш зыян күрүче хастаханәгә китерелгән
Тулырак: https://baltaci.ru/news/iuxidi-xabar-ita/iul-transport-halakatenda-ike-bala-ham-ber-xatyn-kyz-halak-bulgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев