«Татмедиа» янындагы янгынны сүндергәнне шаһитлар видеога төшергән
Сибгат Хәким урамындагы йортларның берсе ишегалдында төзелеш әйберләре янган.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Шаһитлар «Татмедиа» бинасы янындагы янгынны сүндергәнне видеога төшергән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 16.00 сәгать тирәсендә Сибгат Хәким урамындагы йортларның берсе ишегалдында төзелеш әйберләре янган.
Янгынны сүндергәннәр. Янгын 10 квадрат метр мәйданны биләп алган. Зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев