erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Тату сыйныф серләре»: Арчада республика бәйгесенең район этабы узды

4-5 февраль көннәрендә Арча районы мәктәпләренең иң иҗади, бердәм, актив сыйныфлары тату сыйныф булуның серләрен ачты.

Арчаның 6нчы мәктәбе актлар залында «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район этабы узды.

27 мәктәп күргәзмә, ата-аналар комитетын, мәктәпләрне һәм балаларны берләштерүгә юнәлдерелгән иҗади проектларын тәкъдим итте. Бәйгедә быел ремонт кергән һәм сыйныфта бер генә укучы булган мәктәпләр катнашмады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча гран-при иясе – Арча 6нчы мәктәбенең 8В сыйныфы, сыйныф җитәкчеләре – Рәшид Сәйфетдинов.

Шәһәр мәктәпләре арасында җиңүчеләр:

1 урын – Арча 2нче мәктәбенең 6А сыйныфы (җит. – Миләүшә Әхмәдуллина) 2 урын –  Күппрофильле лицейның 6А сыйныфы (җит. – Гөлгенә Дәүләтшина) һәм Арча 5нче гимназиянең 5А сыйныфы (Елена Ганиева ) 3 урын – Арча 7нче мәктәбенең 7Б сыйныфы (Алия Хәйруллина).

Авыл мәктәпләре арасында җиңүчеләр:

1 урын –  Апаз мәктәбенең 6 сыйныфы (Алсу Фәйзиева), 2 урын –  Кәче мәктәбенең 5 сыйныфы (Энҗе Әхмәтҗанова) һәм Лесхоз мәктәбенең 8А сыйныфы (Ләйсән Нигәмәтҗанова), 3 урын – Түбән Мәтәскә мәктәбенең 7 сыйныфы (Гөлназ Нәбиуллина) һәм Наласа мәктәбенең 5 сыйныфы (Газинур Лотфуллин)

Белешмә
«Тату сыйныф серләре» республика бәйгесе Татарстанда 2016 елдан бирле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә, ул актив ата-аналар комитетларына ярдәм итү өчен зур мәйданчык булып тора. Бәйге гаилә һәм мәктәп берлеген ныгытуга, иң яхшы тәрбия практикалары, иҗади проектлар белән уртаклашуга һәм балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев