Тиздән ягулык чорына керәбез
Әңгәмәдәш – “Сабагаз” идарәсенең Арча районы газ хезмәте җитәкчесе Илшат Сабиров.
– Илшат Әнәсович, тиздән ягулык чоры башланачак. Ягулык чорын хәвеф– хәтәрсез үткәрү өчен нинди киңәшләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк?
– Газ ягулыгын кулланучылар үзләренең газ җиһазларын, приборларын алдан карап куярга тиешләр. Моңа җиңел карарга ярамый.
– Бу турыда җентекләбрәк аңлатып үтсәгез иде.
– Газдан файдаланучы үзеннән торганын эшләргә тиеш. Төтен юлларын, җилләтү каналларын карау, чистарту, морҗа башларын агарту кебек гади генә таләпләрне үтәргә киңәш итәбез.
– Төтен юлларын, җилләткеч каналларының суыру көчен ничек тикшерергә кирәклеген дә әйтеп үтсәгез иде.
– Җилләтү каналының челтәренә кәгазь куеп карарга кирәк. Яхшы суырса, кәгазьне ябыштырып куя ул. Начар суырса, кәгазь төшеп китә. Челтәрен дә чистартырга кирәк. Аның пычрануын күз белән дә күреп була. Тузан утыра, пәрәвезләр... Ә мичнең суыру көчен тикшергәндә, газны сүндереп, тәрәзәне ачып куярга кирәк. Һәм шырпыны яки кәгазьне яндырып, мич авызына китерәсең. Мич яхшы суырса, ялкынны суырып ала, суыру көче булмаса, ялкын сүнә. Әгәр дә һава йөреше сизелми икән, кичекмәстән төтен юллыгын түбә башына менеп карарга кирәк. Бауга авыр әйбер бәйләп, канал буйлап төшерәсең. Каналлар тыгылган булса, аларны чистартырга кирәк булачак. Юллыкларны тикшерүче махсус прибор – анемометр да бар.
– Анемометр белән тикшергәндә юллыклардагы һава йөрү нормасы күпме булырга тиеш?
– Торак йорт өчен һава алмашыну нормасы сәгатенә 90 куб.м тәшкил итә. Әгәр дә анемометрдагы күрсәткеч бу нормадан ким икән, бу исә җилләтү һәм төтен юллыклары аша һава җитәрлек күләмдә йөрми дигәнне аңлата. Сәбәпне ачык-лап, кимчелекне бетерергә кирәк булачак.
– Юллыкларны карау өчен бөтен кеше дә түбә башына менеп йөри алмый...
– Ул вакытта хуҗа кеше кемне дә булса ярдәмгә чакыра.
– Әгәр дә юллыклар чиста булса?
– Әгәр дә төтен яки җилләтү юллары чиста булып та суыру көче начар икән, сәбәпне юллыкларның эшләнешеннән эзләргә кирәк. Монда белгеч-ләрдән башка булмый.
– Суыру каналлары начар эшләсә яки бөтенләй эшләмәсә – моның аяныч хәлләргә китергәнен беләбез.
– Төтен һәм җилләткеч каналлар начар суырса яки бөтенләй суырмаса, ул вакытта бүлмәгә сөрем газы тарала. Газ янудан барлыкка килгән төссез һәм иссез агулы матдә бу. Каналлар яхшы суырганда сөрем газы тышка чыгып китә. Сөрем газы бүлмәгә таралса, кеше үзен начар хис итә башлый һәм бу үлемгә китерергә мөмкин. Кызганыч, тормышта андый хәлләр булып тора. Әгәр дә өйдә төтен яки газ исе сизеп аласыз икән, кичекмәстән газны сүндерергә һәм каналларның тарту көчен тикшерергә кирәк.
–Газ торбаларында күгәрекләр барлыкка килүгә дә битараф калырга ярамый, шулаймы?
– Әйе, газ торбаларында күгәрекләр барлыкка килсә, аларны чистартып, буяп куярга киңәш ителә.
– Газдан файдаланучы оешма, предприятие җитәкчеләренә нинди теләкләрегез бар?
– Газ хуҗалыгы булган оешма-предприятиеләрнең вазифаи затларыннан аеруча зур җаваплылык сорала. Ягу казаннарының һәм башка газ җиһазларының эшкә яраклы булуы тиешле документлар белән рәсмиләштерелә. Биналарга вакытында җылы килү менә шушы рәсми документларга бәйле.
– Оешма-предприятиеләр ягу чорына әзерләнгәндә беренче чиратта нинди чаралар үткәрергә тиешләр?
– Газүткәргечләр һәм газ җиһазларын, автоматлаштыру системаларын тиешле таләпләр буенча көйләргә, кирәк икән төзәтергә, электр белән тәэмин итүне, җилләтү һәм төтен юллыкларын тикшереп, төзек хәлгә китерергә һәм янгынга каршы кирәкле җиһазлар булдыру сорала. Шулай ук газ мичләре урнашкан бүлмәне тәртипкә китерү, газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләреннән аттестация үтү, исәпләгечләргә, термометрларга, манометрларга, автоматика приборларына дәүләт тикшерүе узу таләп ителә.
– Озын сүзнең кыскасы, газдан файдалануга җитди карарга кирәк.
–Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтик. Форсаттан файдаланып, килешү турында искә төшереп үтәм. Әле һаман да газ оешмасы белән килешү төземәгән абонентлар бар. Кичекмәстән төзергә кирәк. Килешү төзү өчен Арчаның Банк урамы, 32нче йорт адресы буенча районның газдан файдалану – газ хезмәтенә килү сорала. Сораулар булса, телефон: 3– 03– 04.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев