erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тиздән җәйге каникуллар

Җәйге каникуллар башланыр вакыт җитте. Янгын күзәтчелеге бүлеге эти-эниләгә һәм балаларга көн-курештә һәм тәбигатьтә уз-узенне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә. Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергэ кирәк.

 

 

Җәен балаларның буш вакытларфы күп була. Күп вакыт балалар тирә - юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар  белэн  уйнарга мөмкиннәр. Баларның бу шаяруы  бик зур бәлә казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Узегезгә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм баларга үрнәк күрсәтергә өндибез.

Йортыгызда беренче караштан кузгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәллэр хезмәтләренең  телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки куп балалар элегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең  яшәгән адресын   белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең  кайда, нинди адрес буенча , нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш.  Булдыра алганчы ешрак ут белән шаяруның куркыныч икэнен искәртеп торыгыз. Көн - күреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрэтегез. Үз йортларыгызда да, ишегалды корылмаларында да электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга ышанып тапшырыгыз.Чөнки янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып төзек булмаган электр үткәргеч тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баланы йортта узен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерегез!Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хэбэр итэргэ кирэклеген ойрэтегез

 Балалар җәйге ялларын хәвеф хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк!

Инспектор  МОНД и ПР по Арскому и Атнинскому МР Сотов А.Ю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X