erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тиздән җәйге каникуллар! Балаларыгызга күз--колак булыгыз!

Җәйге каникуллар башланыр вакыт җитте.

 Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә, балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә. Җәйге каникул вакытында аеруча балаларның көнне ничек үткәрүенә игътибар бирергә кирәк.

Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Кызыксынучан балалар өйдә, йорт тирәсендә шырпы, зажигалкалар  белән  уйнарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы  бик зур бәлә--казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтеп торыгыз. Үзегезгә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм баларга үрнәк күрсәтергә кирәк.

Өегездә беренче караштан күзгә ташлана торган урында гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең  телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Күп балалар коткару хезмәтенең яңа номеры 101 барын белмиләр дә. Балагыз үзенең  яшәгән адресын   белсен. Хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып, үзенең  кайда, нинди адрес буенча яшәгәнен һәм нинди хәл килеп чыкканын аңлата белергә тиеш. 

Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Йорттагы һәм ишегалды корылмаларында да электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Бу эшне махсус белемле электрчыларга ышанып тапшырыгыз. Чөнки янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе -- төзек булмаган электр үткәргечләр.

Баланы йортта үзен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерегез! Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хәбәр итәргә кирәклеген өйрәтегез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Балаларның җәйге ялларын исән—имин, хәвеф хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүләрен телибез.

Антон Сотов,

янгын күзәтчелеге инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X