erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Традицион «Арча уен» быел республика күләмендә уздырылды

Башка еллардан аермалы буларак, яшьләр өчен оештырылып килүче спорт-туризм уеннары быел «ТатАрча уен» дип аталды

4 октябрьдә Арчаның үзәк стадионыныда «ТатАрча уен» ачык яшьләр спорт-күңел ачу уены узды. Чарада Арча, Теләче һәм Алексеевск районнарыннан, шулай ук Түбән Кама һәм Казаннан килгән 28 команда катнашты.

Әлеге уеннар быел дүртенче ел рәттән оештырылды. Ярышлар берничә сынаудан торды. Аларның тәртибе белән катнашучыларны ярышларның төп хөкемдары, “Арча-уен”ны оештыруга зур көч куючы якташыбыз, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты доценты Равил Нәбиуллин таныштырды.

Быелгы ярышларның үзенчәлеге – спорт-туризм уеннары халык уеннары белән үрелеп барды. Мәсәлән, велосипедта йөргәндә катнашучылар йомырка куйган кашыкны авызга кавып барды. Сабантуйда яратып уйналынган көянтә-чиләк белән су ташу туристларның казаннары белән башкарылды. 

Җиңүчеләр ике төркемгә бүлеп билгеләнде: 1нче төркем – командадагы катнашучыларның яшьләр суммасы 56-90ны, 2нче төркем – командадагы катнашучыларның яшьләр суммасы 91-140ны тәшкил итте. 

1. Яшьләр суммасы 56-90:
1 урын — Арча педагогика көллияте
2 урын — «Лыжники» командасы (спорт мәктәбе)
3 урын — Арчаның 1 мәктәбе

2. Яшьләр суммасы 91-140:
1 урын — «А» командасы
2 урын — Арча үзәк хастаханә командасы
3 урын — «Вамин» сөт комбинаты, Мәгариф идарәсе командасы

Әлеге проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгының грант ярдәме белән тормышка ашырыла

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев