erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган –туфрак тарта кешене...

Әзәк авылына Йошкар –Олада яшәүче Гомәрова Мәүлизә Шәрифулла кызы килде

Ул тумышы белән Бәрәңге районының Мазарбашы авылыннан.Мари-Эльнең атказанган мәдәният хезмәткәре.Егерме алты ел Мари дәүләт ТРКсында “Туган тел” тапшыруын алып бара.Шулай ук “Перлә.Бергә.Вместе.”тапшыруын эфирга чыгаруда да аның өлеше зур.Җырчылар Булат һәм Динә Нигъмәтуллиннар,Ришат Фазлиәхмәтов аның укучылары.
  Мәүлидә ханымның нәсел тамырлары Югары Әзәк авылына барып тоташа. Миңлебай исемле бабасын ,1933 елны кулак мөһере сугып авылдан сөрергә карар коралар. Аларның нык итеп салынган йортлары,утар тулы атлары була.Туган якны,тир тамып хезмәт иткән нигезен ташлап китү хәсрәтен картның йөрәге күтәрә алмый.Капка төбенә өстерәп алып чыгып ,атка утыртуга, Миңлебай ага йөрәк өянәгеннән үлеп китә.Ул Югары Әзәк зиратында җирләнгән булырга тиеш. Биш баласы төрлесе төрле якка китеп тормыш кора.Гомәр исемлесе Мазарбашта төпләнә. Тырыш татар кешесе монда да югалып калмый, һәр эшне намус белән башкарып, анда артель төзиләр,ике катлы йорт салып чыгалар.Мәүлизә ханымның атасы бала гына була әле ул чакта.Гомәр бабасы Чапаев отрядында хезмәт иткән,Бөек Ватан сугышыннан 1947 елда гына әйләнеп кайта.
 Мәүлидә Шәрифулла кызының Әзәккә кайту сәбәбе- нәселен барлау,нигезен табасы килү,бабаларының истәлекләрен табу.
  Журналист буларак,карт бабасының авылдашларын һәм “Ак калфак” лыларның “Кунак каршылау”  чыгышын “Туган тел” тапшыруына төшереп алып китте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре