Тукай марафоны: Арчадан Яңа Кырлайга 24 чакырымны йөгереп
Арча районында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, үзенчәлекле чара – «Тукай марафоны» үткәреләчәк.
15 май көнне, иртәнге сәгать 10:30да, район үзәге, Арчаның Совет мәйданыннан йөгерүчеләр шагыйрьнең иҗат юлында зур әһәмияткә ия булган Яңа Кырлай авылына юнәлеш алачак.
Моннан тыш, марафон башланыр алдыннан, сәгать 10:00да, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә киң колач алган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонының йомгаклары ясалачак. Чарада җиңүчеләр билгеләнеп, аларның иҗади казанышлары тантаналы төстә бүләкләнәчәк.
«Тукай марафоны» – район халкы өчен Тукай рухын тоемлау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм туган телгә, әдәбиятка мәхәббәтне арттыру өчен менә дигән мөмкинлек. Барлык теләүчеләрне әлеге күңелле һәм файдалы чарада катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев