erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучыма

Безнең яраткан кешебез... Фотода: 2000 ел. Мәктәпне тәмамлаганга 30 ел. Сыйныфташлар очраша. Яннарында беренче укытучылары-- Наҗия Сатттарова. Сулдан өченче. Ә бу язма авторы -- кызыл костюмнан, Наилә ханым.

Укытучыма

Мәктәп, укытучы, укучы... Аларны аерып карау һич мөмкин түгел. Укытучының бөтен шатлык--кунанычы яраткан хезмәте белән бәйле. Һәр укучыга бертөрле ягымлы караш, аларны шәхес итеп күрү, уңышларына үзләреннән дә ныграк сөенү, үзеңнән киткәч тә, аларның тормышлары белән кызыксынып яшәү, киңәшләреңне бирү – бу сыйфатларның барысы да безнең беренче укытучыбыз Наҗия Хәбибрахман кызы Саттаровада бар.

Белем нигезе башлангычта салына, дип бик дөрес әйтәләр. Наҗия апабыз безне укырга—язарга гына өйрәтеп калмады, бар йөрәк җылысын биреп, начардан яхшыны аерырга, олыны олы, кечене кече итәргә, хезмәтне яратырга, дус һәм тату яшәргә өйрәтте. Әнигә тиң кадерле кешебез безне әнә шулай олы тормышка әзерләде. Сабыр холыклы, олы җанлы укытучыбыз безне үзенә гашыйк итте. Күбебез аның һөнәрен сайлап, укытучы булды. Ул биргән ныклы белемгә өстәп, акыл тупладык һәм тамчы да үкенмичә, нәкъ ул өйрәткәнчә, оныкларыбызны тәрбиялибез хәзер.

Наҗия апабыз күпкырлы шәхес. Укытучыбызны республикада да беләләр. Наҗия апа язган методик ярдәмлекләрдән күпме студент, мөгаллим файдаланып, үзенең белемен арттырды, тәҗрибә туплады.

 Сәләтле шагыйрә дә әле ул безнең! Биш китап авторы буларак, гүзәл, кабатланмас шигырьләреннән, җырларыннан укучыларына, халкына күпме илһам өләште!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

30 майда Наҗия апага 85 яшь тула. Наҗия апа, гел шулай язып, иҗат итеп, безне, якыннарыгызны, халкыңны сөендереп тор! Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, исән—сау яшәргә язсын! Юбилеегыз белән! Безнең яраткан кешебез...

Наилә Миңнемуллина,

ветеран укытучы,

РФның мактаулы гомумбелем хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X