Вәсилә апа Шакирҗановага 100 яшь тулды!
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгьзәм Гайфуллин. халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова котлады.
Вәсилә апа 1925 елның 14 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Казаклар авылында туа. Бик яшьли әнисез кала. Өч абый-энесе һәм апа-сеңелләре белән үги әни кулында үсә. Яңа Каңгыш авылында җиде сыйныф тәмамлый. Кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үсә. Сугыш вакытында теләсә нинди эшкә алына. Шул чорда әтисен дә югалта. Әтисе Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була.
Вәсилә апа Свердловск өлкәсендә торф чыгаруда да эшли. Шунда булачак ире белән таныша. 1946 елның 6 октябрендә өйләнешәләр һәм иренең туган ягы Яңа Кенәр авылына кайтып төпләнәләр.
Вәсилә апа башта мәктәптә җыештыручы, соңрак район редакциясендә җыючы (наборщица) булып эшли. Аннан озак еллар промкомбинатта тегү тегә.
Ире белән алар өч бала үстерәләр. Ире 1973 елда вафат була. 1975 елдан 1997 елга кадәр Василя апа Яңа Кенәр интернап мәктәбендә тәрбияче (няня) булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта оныгы гаиләсе белән яши.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев