erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ворошилов Суслонгерда булганмы?

Ул килеп корткычларны фаш итеп, лагерь начальнигын строй алдында атып киткәч кенә, Суслонгерда тәртип урнашкан , дигән сүз халык арасында киң таралган.

"Әмма Воршиловның Суслонгерда булуы бер генә архив документы белән дә расланмый,- ди җирле тарихчы Дмитрий Шипунов.- Шулай да, бу турыда бик күп шаһитларның истәлекләрендә телгә алына."

Ни генә булмасын, 1942 ел азагыннан соң биредә хәлләр бераз рәтләнә. Хәтта монда авыручы курсантларны дәвалау өчен эвакогоспиталь филиалы да булдырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә 1941-1942 елларда хәрби өйрәнүләргә алынган үзебезнең солдатларны ник шул кадәр җәзалаганнар соң?! Бактың исә, ул вакытта лагерь командасын хәрбиләрдән түгел, ә җирле НКВД  кадрларыннан төзегәннәр икән. Ә болар инде репрессия корбаннарын мәсхәрәләп шактый "тәҗрибә" туплаган, кешелек сыйфатларын тәмам югалткан бәндәләр булган,күрәсең.

Аларны фаш иткән каһарман турында да бер легенда яши икән монда. Имеш, җәберләүләргә түзәр әмәле калмаган курсантлар бер иптәшләрен куыш агач эченә яшереп поездга төяп җибәргәннәр. Ул юлда төшеп калып  Суслонгердагы мәхшәр турында Мәскәүгә, Ворошиловның үзенә хәбәр иткән ,имеш. Дөресме бу, әллә риваять кенәме. Монысы инде безгә караңгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X