Хәерле иртә!
Көнебез матур башланып, шатлык-сөенечләр белән дәвам итсен!
Хәерле иртә!
ТЕЛӘК (Ә. Атнабаев)
Бир син миңа, язмыш, барсын да бир:
Көндез — кояш, төндә аен бир,
Борма-борма барыр юлымны бир,
Юл читендә ап-ак каен бир,
Кайгырырга кара кайгымны бир,
Шатланырга якты шатлык бир,
Иң яраткан авыр эшемне бир
Һәм эшемә карап кашык бир.
Җылы язлар, усал кышлар бир,
Кышлардан да усал дуслар бир.
Дусларымның кадерен белер өчен
Дусларымнан күбрәк дошман бир.
Гомер буе янып-көяр өчен
Мәхәббәт бир... Бүген бирәлмасаң,
Иртәгә бир — көтәрмен.
Тик берсен дә ярым-ярты бирмә, |
Бөтенләйгә бир син — бөтенен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев