erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәзер без барыбыз бергә – бердәм зур гаилә. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Шул очракта без – зур көч!

Алда балаларыбыз язмышы, аларның матур киләчәге

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген безгә гадәти булмаган катлаулы шартларда яшәргә туры килә. Тарихта инде ничәнче тапкыр илебез дөньяның безгә карата булган явызлыгы белән бәрелешә һәм аңа каршы тора. Алда 9 май, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Һәр ел бу көнне зурлап билгеләп үтәбез, яу кырында илебез азатлыгы өчен башын салган әти-бабаларыбызны искә алабыз, алар алдында баш иябез. Ул елларда да иң авыр вакытта халык берләшкән һәм фашистларга каршы көрәшкән. Бүгенге катлаулы көннәр безне тагын бергә туплады. Балаларыбыз һәм аларның киләчәге хакына бу явызлыкка каршы барып, аны җиңеп чыгу – безнең бурычыбыз. Чөнки без туган илебезне, балаларыбызны саклыйбыз, аларның киләчәге өчен көрәшәбез.

Мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз теләкләре белән китеп хәзерге вакытта махсус операция барган зонада хезмәт итүче якташларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Сез бүген илебез сагында. Бу искиткеч зур эш. Сезнең белән горурланабыз. Безнең солдатлар бервакытта да авырлыклар алдында тукталып калмады, көчле була белде һәм дошманны җиңеп чыкты. Белеп торыгыз, без сезнең белән, сезгә ышанабыз. Җиңү яулап туган йортларыгызга, гаиләләрегезгә исән-сау кайтуыгызны телибез. Без үз чиратыбызда сезгә, гаиләләрегезгә ярдәм итү йөзеннән кулдан килгәннең барысын да эшләрбез. Районда гуманитар  ярдәм күрсәтү буенча эш тулы көч белән бара. Аңа бөтен халык кушылды.  Алда да дәвам итәчәкбез. Шуны исегездән чыгармагыз, без көн дә сезнең белән!

Хөрмәтле мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз теләкләре белән киткән егетләребезнең әниләре, хатыннары! Без сезнең белән бергә алар өчен кайгырабыз, борчылабыз. Хәзер без барыбыз бергә – бердәм зур гаилә. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Шул очракта без – зур көч! 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вакытны сайлап алмыйлар. Бөек Ватан сугышында җиңүдән соң 78 ел вакыт үтте. Нацизм Украина җирендә кабаттан баш күтәрер дип кем уйлаган. Контракт буенча явыз дошманга каршы көрәшергә барырга теләгән нык ихтыярлы, көчле рухлы, батыр егетләребезне чакырабыз. Бердәм булып, максат куеп уртак көч белән сугышкан очракта без, һичшиксез, җиңәчәкбез. Ә безнең халыкның шундый булуында минем шигем юк. Чөнки алда балаларыбыз язмышы, аларның матур киләчәге.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре