erid:2VtzquqpS7d
Яшь белгечләр өчен семинар узды
Арча яңалыклары

Яшь белгечләр өчен семинар узды

Гамәли өлеше авыл мәдәният учреждениеләрендә үтте.

Арча район Мәдәният йортының методик бүлеге районның яңа мәдәният хезмәткәрләре өчен "Яшь белгеч мәктәбе" район семинар уздырды. Башта район Мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында авыл клуб учреждениеләрендә эшне оештыру, документацияне алып баруга төп таләпләр, яңа эш алымнары, профсоюз, эш урыннарында хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды. Төштән соң семинарның гамәли өлеше башланды: авыл мәдәният учреждениеләренә барып, аларның эш тәҗрибәсе белән якыннан танышу максаты куелды. Хезмәткәрләргә семинарда катнашу турында сертификатлар тапшырылды.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев