erid:2VtzquqpS7d
ҖЫЛЫЛЫК БҮЛӘК ИТӘБЕЗ!
Арча яңалыклары

ҖЫЛЫЛЫК БҮЛӘК ИТӘБЕЗ!

Өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм оештырылды.

Айван мәдәният йортыбызда шундый матур, күркәм кичә булды!  Өлкәннәр декадасы уңаеннан авылыбызның хөрмәтле өлкәннәре белән очрашып, чәй өстәлләре артында бәйрәм кичәсе үткәрдек. Җырлашып та утырдык, шаярттык, көлдек, уеннарда катнаштык, бүләкләр дә тапшырдык.

Бәйрәмгә килгән хөрмәтле апаларыбыз бик оста артист булып чыктылар! Иҗади уеннарда рәхәтләнеп катнаштып, һәммәсе үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр! Моңлы гармун тавышы, артистларыбызның матур җырлары, нәфис сүз бәйрәмне бизәде, ямьләндереп торды!  

Чын күңелдән өлкәннәрне матур бәйрәм белән котлыйбыз! Имин тормыш, сәламәтлек телибез!

Рәмзия Минәшәева,

Айван мәдәният йорты җитәкчесе.  


Арча хәбәрләре

Нет комментариев