3 һәм 4 октябрьдә Татарстан юлларында йөрүчеләргә аеруча игътибарлы булырга туры киләчәк. Һава температурасының түбән төшүе, яңгыр һәм кар явуы, көчле җил һәм юлларда бозлавык барлыкка килүе юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясарга мөмкин.
Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне һава торышы үзгәрешенә алдан әзер булырга чакыра. Туңган һәм юеш юлда транспорт чарасының туктау юлы берничә тапкыр озая, шуңа күрә гадәти тизлектә дә юлдагы куркыныч хәлгә реакция ясау өчен күбрәк вакыт кирәк була.
Мондый шартларда тизлекне киметү, алдагы автомобильгә кадәр араны арттыру һәм кинәт маневрлардан баш тарту мөһим. Юлга чыгар алдыннан автомобильнең яктырткычларын, тәрәзә чистарткычларын һәм башка кирәкле җиһазларын тикшерергә киңәш ителә. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны һава торышы яхшырганчы кичектерү хәерле.
Җәяүлеләргә дә саклык чараларын истән чыгармаска кирәк. Юлны бары тик махсус билгеләнгән урыннарда чыгарга, караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсенең игътибарлы булуы һәм һава торышына карап хәрәкәт тизлеген сайлавы юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Нет комментариев