Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихында аерым урын алып тора. Аның иҗаты татар халкының милли-мәдәни мирасының мөһим өлеше булып санала һәм бүген дә төрле буын укучыларын берләштерә.
Татарстанда «Родное слово – Святое слово» документаль циклы өчен төшерү эшләре бара. Төшерү төркеме Арча районында – Кушлавыч һәм Яңа Кырлай авылларында булып, Габдулла Тукайның балачагына багышланган материаллар әзерләгән.
«Хезмәтебездә геройларның илһам чыганакларын күрсәтәбез...»
25 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Татарстанда «Родное слово – Святое слово» документаль циклы өчен төшерү эшләре уза. Әлеге проект «Звучащее слово. Второй сезон. Свеча должна гореть» мәдәни-агарту проектының бер өлеше булып тора. Ул күренекле милли шагыйрьләр иҗатына.

«Фавор фильм» студиясенең төшерү төркеме режиссеры Наталья Муравецкая әйтүенчә, «Звучащее слово. Свеча должна гореть» циклының инде икенче сезоны өстендә эш алып барыла. Беренче сезонда театр-кино мастерлары турында сөйләнелсә, икенче сезонда географияне киңәйтеп, шагыйрьләр иҗатын өйрәнә алар.
«Без илебездәге шәһәрләр буйлап йөрибез. Мәсәлән, Дагестанда – Рәсүл Гамзатов, Уфада – Салават Юлаев булса, Татарстанда Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай иҗаты белән танышабыз. Безнең документаль цикл экспертлар сөйләвенә генә корылмаган, биредә әсәрләр яңгырый. Алар туган телдә башкарыла, без тәрҗемәсен генә бирәбез. Хезмәтебездә геройларның илһам чыганакларын күрсәтергә тырышабыз», – диде ул.
Кушлавыч – Кырлай
1 октябрьдә «Фавор фильм» студиясенең төшерү төркеме Арча районында эшләде. Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта иҗат төркеме Тукай гаиләсе музеенда булып, шагыйрьнең балачак елларына багышланган материаллар төшерде.
Эшләр Яңа Кырлайда да дәвам итте. Бу урын Габдулла Тукай биографиясендә аерым әһәмияткә ия: шагыйрь балачагының зур өлешен биредә үткәргән. Тукай биографиясенең бу өлеше белән иҗат төркемен музей-комплексның директор урынбасары Фердинант Кавиев һәм экскурсовод Гөлнур Шәрәфиева таныштырды.
Кушлавыч һәм Яңа Кырлайда төшерелгән кадрлар тамашачыларга Тукайның балачак еллары, ул яшәгән мохит һәм булачак шагыйрьнең шәхесе һәм иҗади сәләте формалашуга йогынты ясаган мәдәни тирәлек турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстандагы төшерү эшләре Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырыла. Документаль проектны «Россия – Культура» телеканалында 2027 елда күрсәтү планлаштырыла.
Нет комментариев