erid:2VtzquqpS7d
Узган җылыту чорында янгында 98 кешенең гомере өзелгән
Арча яңалыклары

Узган җылыту чорында янгында 98 кешенең гомере өзелгән

Җитди тема.

ТРның Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә сөйләшенгән темаларның берсе җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы булды. Рөстәм Миңнеханов  үткән җылыту сезонында Татарстанда 1800нән артык янгын чыкканнын, алар нәтиҗәсендә 98 кешенең һәлак булганын, тагын 205 кешенең җәрәхәт алганын искә төшерде.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый вакыйгаларның төп сәбәбе — җиһазларны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Ул халык белән җылыту приборларын һәм газ җиһазларын куркынычсыз куллану, шулай ук вентиляция таләпләрен үтәү кирәклеге турында мәгълүмати-аңлату эше үткәрергә йөкләмә бирде.

Фото: Рәмис Насыйров / rais.tatarstan.ru

Тулырак: https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/rostam-minnexanov-tatarstanda-ylytu-sezony-buenca-ioklamalar-birde

 

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев