erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда чакыру буенча хәрби хезмәткә фәнни роталарга эләгү мөмкинлеге бар

Татарстанда фән һәм югары технологияләр белән кызыксынган чакырылыш яшендәге егетләр хәрби хезмәтне фәнни роталар составында үтә ала. Бу мөмкинлек турында Татарстанның хәрби комиссары Юрий Беляев сөйләде.

 

Россиядә хәзерге вакытта 18 фәнни рота һәм 16 фәнни-җитештерү подразделениесе эшли. Кандидатларны сайлап алу хәрби комиссариатларда үткәрелә. Төп таләпләр арасында фәнни эшкә кызыксыну, хәрби хезмәткә яраклылык һәм профильле югары белем булу каралган.

Фәнни ротада хезмәт итәргә теләүчеләр Россия Оборона министрлыгы сайтындагы «Фән — Фәнни роталар» бүлегендә электрон анкета тутыра ала. Хәрби хезмәт урынын билгеләгәндә чакырылучының теләкләре, шулай ук психологик сайлап алу нәтиҗәләре исәпкә алына.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев