erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юл акчасы кемнәргә бирелә һәм бирелми?

Пенсионерларга юл акчасын исәпләү буенча 2019 елның 1 апреленнән үзгәрешләр керде.

Редакциягә пенсионерлардан сораулар килә. “Ни өчен юл акчасын бетерделәр?” – дип кызыксына алар. Без бу сорауга җавап алу максатыннан район социаль яклау бүлеге каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева белән сөйләштек.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2004 елның 17 декабреннән Татарстанда аерым категориядәге кешеләргә акчалата түләүләр тәртибе турында карар (№542) чыкты, – дип сөйләде Лилия Тәбрисовна. – Пенсионерларга ай саен бирелә торган юл акчасы билгеләнде. Әгәр дә пенсионерның айлык кереме 20000 сумнан артмаса, ул вакытта аңа мөрәҗәгать иткән көннән алып ай саен түләнә торган 486 сум юл акчасы билгеләнә. Әгәр дә пенсионерның айлык кереме 20000 сумнан артып китә икән, юл акчасы 180 сум тәшкил итә. Айлык керем 25000 сумнан артса, юл акчасы исәпләнми.

Юл акчасы ничә яшьтән билгеләнә?

Хатын-кызларга 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән юл акчасы исәпләнә башлый.

Үзгәрешләр турында ишетеп беләбез. Ул турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде?

– Үзгәрешләр 2019 елның 1 апреленнән керде. Хәзер пенсионерның мал-мөлкәте дә исәпкә алына. Бу үзгәрешләр мал-мөлкәте үз исемендә булган пенсионерларга гына кагыла. Әгәр дә мал-мөлкәте пенсионерның үз исемендә булып һәм алар билгеле бер нормалардан артып китә икән, пенсионерга бөтенләй юл акчасы исәпләнми.

– Нәрсәләр исәпкә алына?

Әгәр дә ялгыз пенсионер исеменә язылган йорт яки фатир 80 кв. метрдан зуррак булса, аңа юл акчасы исәпләнми. Шул ук вакытта ялгыз пенсионер исемендә 2 яки аннан күбрәк йорт яки фатир булса, пенсиоенрга каралган өлешнең гомуми мәйданы 40 кв.метрдан артмаска тиеш, артса юл акчасы билгеләнми.

Берничә кеше яшәгән пенсионер гаиләсендә мал-мөлкәт ничек исәпләнә?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ике яки аннан да күбрәк кеше яшәгән гаиләдә пенсионер өлеше 40 кв. метрдан артса, юл акчасы исәпләнми. Шул ук вакытта пенсионер исемендә берничә йорт яки фатир булса, алардагы пенсионерның өлеше 23 кв. метрдан артмаска тиеш.

Пенсионер исемендә биналар, корылмалар, гараж, яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге бакчасы булганда ничек?

–  Шулай ук гомуми мәйдан исәпкә алына. Пенсионерның өлеше 40 квадрат метрдан артып китмәсә генә юл акчасы исәпләнә. Әгәр дә бер яки берничә җир участогы бар икән, пенсионер өлеше 0,2 гектардан артып китмәсә генә юл акчасы билгеләнә.

Юл акчасы алган хезмәт ветераннары да бар бит.

Бу үзгәрешләр 2016 елга кадәр хезмәт ветераны исемен алган пенсионерларга кагылмый. Кабатлап әйтәм, бу үзгәрешләр мал-мөлкәте үз исеменә рәсмиләштергән пенсионерларга гына кагыла.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

 Румия Надршина

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X