Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан авылларында 73 яңа база станциясе төзеләчәк
Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Республика Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елда «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында 73 яңа база станциясе урнаштыру планлаштырыла.
-
Татарстаннан Иран халкына 50 тонна гуманитар ярдәм юлланды
Татарстаннан Иранда авыр шартларда калган халыкка гуманитар йөк озатылды. Ярдәм төягән өч йөк машинасы автоколоннасы юлга чыкты.
-
Татарстан елгаларында су күтәрелә: дүрт авылда участокларны су баскан
Татарстанда язгы ташкын аркасында дүрт авылда 20дән артык бакча участогын су баскан.
-
Ел башыннан светофорның кызыл утына чыккан өчен татарстанлылар 5 миллион сумнан артык штраф түләгән
Соңгы өч айда светофорның кызыл утына чыгу белән бәйле өч меңнән артык очрак теркәлгән.
-
Татарстанда шәһәр читендә йорт төзү күпме тора
Яз көне гадәттәгечә шәһәр читендәге төзелеш сезоны ачыла, ләкин өй туена планнардан шатлык еш кына бәяләргә бәрелә.
-
Россиядә хәрби хезмәткә чакырылыш кысаларында язгы кампания башланды
Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны аны үтү урынына җибәрү сроклары үзгәрмәде.
-
2026 елда Татарстанда Сабантуй кайчан узачак
Сабантуй, кагыйдә буларак, июнь аенда үткәрелә: язгы чәчү тәмамланганнан соң беренче шимбәдә – авылларда, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә билгеләп үтелә, тагын бер атнадан төп бәйрәм Татарстан башкаласында уза.
-
Башкалада Габдулла Тукайга багышланган Бөтенроссия фәнни конференция уза
Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, татар әдәбияты классигының тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанның икътисади элемтәләре үсешен билгеләп үтте
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Транспортларын вакытында теркәмәүчеләрне нинди җәза көтә?
Яңа, тотылган һәм чит илдән кертелгән автомобиль хуҗалары өчен җентекле белешмәлек таратылды. Транспорт чарасын исәпкә куюга 10 календарь көн бирелә.
-
Казанда Россия һәм Белоруссия халыклары берләшү көненә багышланган концерт узды
Казанда узган концерт Россия һәм Беларуссия халыклары арасындагы тарихи дуслыкны, мәдәни якынлыкны һәм үзара хезмәттәшлекне тагын бер кат ассызыклады.
-
Кайбыч районында мопед һәлакәте: балигъ булмаган йөрүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган
Татарстанда ир-атны үсмер улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән өчен хөкем итәчәкләр
-
Республикада санитар-экологик икеайлык бара
Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз» конкурсы башланды
-
Янгында зыян күргәннәргә матди ярдәм күрсәтеләчәк
«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнарның туганнарына 10 миллион сум түләнәчәк
-
Башкортстан кешесе Түбән Камада телефон мошенниклары өчен элемтә үзәге оештырган
Түбән Камада полиция хезмәткәрләре телефон мошенниклары эшчәнлеген тәэмин иткән 28 яшьлек ир-атны тоткарлады. Фатирда йөзләрчә сим-карта һәм махсус җайланмалар табылган.