Файдалы һәм күңелле ял
Һәр ата-ана баласының укымышлы,игелекле һәм тәрбияле булып үсүен тели. Мондый сыйфатларны тәрбияләүдә мәктәптән тыш төрле лагерьлар ярдәм итә. Ә диниләре баланы һәрьяклап үстерәләр.
Һәр ата-ана баласының укымышлы, игелекле һәм тәрбияле булып үсүен тели. Мондый сыйфатларны тәрбияләүдә мәктәптән тыш төрле лагерьлар ярдәм итә.
Ә диниләре баланы һәрьяклап үстерәләр. Быел мин Наласа авылы мәчетендәге рухи сәламәтләндерү курсларында булдым.
Безнең һәр көнебез зарядкадан башланды. Бер атна эчендә намаз укырга өйрәндек, безнең өчен төрле бәйгеләр, саф һавада уеннар оештырылды. Сүрәләрне күбрәк белгән кеше махсус бүләк алды. Җиңүче булып егерме бер сүрә белгән Галиуллина Суфия танылды.
Рухи сәламәтләндерү курсларында уку балаларда үзләренең диннәрен тирән аңлауны ныгыта. Мөгаллимәбез Гөлназ апа Галиуллина чын татар кызы нинди булырга тиешлеген аңлатты, балаларның әти-әниләр алдындагы бурычлары турында сөйләде. Аның белән без рухи-әхлакый сыйфатларны, өлкәннәргә хөрмәт хисен үстерүче һәм төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга өйрәтүче кечкенә спектакльләрне сәхнәләштердек. Тормышны бары тик яхшы эшләрдән һәм хәләл нигездә генә төзергә өйрәндек. Аның дәресләре эчтәлекле булды.
Дүртенче көнне без Кырлай авылының Габдулла Тукай музей комплексында булдык, яр буенда йөрдек. Безне бик тәмле ашаттылар. Моның өчен төрле-төрле ризыклар белән сыйлаган әбием Тәскирә Гарифуллинага һәм Әнисә Нәҗметдиновага, Гүзәл Әһлиуллинага, Фирдәвес Әһлиуллинага, Рамил Мөхетдиновка зур рәхмәт.
Дини курслар кызыклы һәм файдалы узды. Атна буе без сеңлем белән мөселман мәдәниятен һәм ислам дине нигезләрен өйрәндек. “Кайда ял кызыграк? Төркиядәме, әллә монда лагерьдамы?” дигән сорауга сеңлем: “Лагерьда!” дип җавап бирде.
Файдалы ял һәм үгет-нәсыйхәтләре өчен Зөфәр хәзрәт Нәҗметдиновка һәм Фәридә Әһлиуллинага рәхмәт. Киләсе елга кабат барыбыз бергә җыелырбыз дип өметләнәбез.
Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Рәфинә Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев