Илгизә Шигабиева - “К” хәрефеннән башланган сүзләр белән язучы
Мин, Илгизә Шигабиева, 2014 елның 11 гыйнварында Арча районы Кәче авылында тудым. Кечкенәдән шигырьләр сөйләргә, җырларга яратам. Мәктәптә укый башлагач, бадминтон, шашка, шахмат уйнарга өйрәндем. Шашка буенча район ярышларында күп тапкырлар призлы урыннар яуладым.
Безнең Кәче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Зәйнуллин “К” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән торган 30263 сүзле “Кәрим коесы” әсәрен мәктәп укучыларына, укытучыларына тәкъдим иткәч, бу бик матур китапны күргәч, минем дә аның кебек язучы буласым килде. Минем бу теләгемне Хәйдәр абый хуплап алды. Иң беренче язган “Кычыткан” дигән хикәям “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып та чыкты. Минем киләчәктәге хыялым – үземнең китабымны чыгару.
Хикәяләр
Кычыткан
Кәчедә, кибеткә килешли, Камилнең кулы клуб кырыендагы кычытканга кагылып китте. Кычыткан Камилнең кулын кычыттырды. Кычыткан кулын күп кашыганлыктан, Камилнең кулы кызарып калды. Камил кычытканның кычыттыруыннан кычкырып куйды. Кибет каршында Камилне күзәткән классташы Камилә Камил кырыена килде. Кычыткан, кызарган кул кырыйларын кашымаска кушты: “Кашысаң, кулыңның кызаруы күбәячәк”.
Камил Камиләнең киңәшенә каршы килмәде. Клуб кырыендагы кычытканны каядыр куярга киңәшләштеләр.
Камилә, клуб кырыендагы каралты-курасына кайтып, көрәк күтәреп килде. Камил кулын кычыттырган, кычкырткан кычытканга Камилә күтәреп килгән көрәкне кадады. Көрәк кадалудан киселгән кычытканны, көрәккә куеп, кибет кырыендагы контейнерга куеп килделәр.
Камилнең кулы кызаруы кимегәч, көлешә-көлешә кибеткә кереп киттеләр.
Кадерле кешемә (әниемә багышлана)
Карлы кыш көнендә Кәчедә көнкүрешкә килгәнмен. Кадерле кешем кеп-кечкенә кызчыгын куанычыннан кулларына күтәргән. Кызына карап көлемсерәп куйган. Куанырсың! Көткән кызы көнкүрешкә килгән. Кечкенә кыз кайчакларда көйсезләнгән, күңелсезләнгән. Кадерле кешем көнгә кырык кат кырыема килгән, кулларында күтәргән, көйләр көйләгән. Курыкканда килеп кочаклаган, куенына керткән. Кайчакларда кечкенә кызына кызыклы китаплар күрсәткән. Кибетләргә кергәч, киемнәр күтәреп кайткан. Кызының кызык күренешләрен карточкаларга керткән.
Кадерле кешем кояш кебек көләч. Кайчакларда киңәшчем. Калада кечкенәләрне карый.
Кадерле кешемне котлап кулъязма куйдым. Кулъязмамны күргәч куанганын күрсәгез! Күзләремә карап, куанычыннан кысып-кысып кочаклап куйды.
Көнкүрешкә килгән көнемдә кайнар котлау, каралты-курабызда корпоратив кора.
Кадерле кешем күп көннәр картаймасын, көлсен, күңелсезләнмәсен, кайгылар күрмәсен, күңелле күренешләрне күп күрсен. Киләчәктә кадерле кешемә күп куанычлар китерермен: кызыклы кулъязмаларымны күбәйтермен.
“Кулъязмалар куя каләмем” китабымны калынайтып, көнкүрешкә кертермен. Китапларымны китапханәләргә куярлар. Конкурсларда катнашып, кәгазьләр, кайчакларда кубоклар күтәреп кайтырмын. Казанышларым кадерле кешемнең күңелен күтәрерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев